Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Призывник көне
2017 елның 18 апреле, сишәмбе
Язның иң кызу чагы, шуның белән бергә язгы призыв та башланып китте. 1 апрельдә старт алган “Призыв-2017” районның дистәләгән егете өчен тормышларында борылыш чоры булачак. Дүшәмбе көнне, 17 апрельдә, “Призывник көне” булды. Анда булачак Ватанны саклаучыларны хөрмәтләделәр.
Егетләр өчен чара Сугышчан дан музеенда башланды. Сугышчы-интернационалистларның хәрби традицияләрен саклаучы Николай Гордеев кунакларга музейны төзү һәм аның мөһимлеге турында сөйләде. Аларны биредә сакланучы экспонатлар белән дә таныштырды. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы чорының совет солдаты манекены янында Николай Михайлович бераз тоткарланып, аңа Әфганстанда ничек итеп ППШ автоматыннан атарга туры килүе турында бәян итте. Аның сөйләвеннән егетләр бу автоматның карусыз, ләкин Калашниковныкы белән чагыштырганда аткан вакытта бик нык калтыравын белделәр. Ветеран шулай ук призывникларны аларга армиядә очрашырга туры киләчәк башка төрле кораллар белән дә таныштырды.
Музейдан соң булачак солдатлар балалар сәнгать мәктәбе залына күтәрелделәр, анда алар өчен сәнгать мәктәбенең һәм район мәдәният йортының яшь артистлары бәйрәм концерты әзерләгән иделәр. Аларга биредә җылы юл теләкләре әйттеләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Район башлыгы урынбасары Галина Белова, армиядән улларын көтүче ана буларак, сүзенең азагында егетләрдән өйләренә ешрак шалтыратуларын һәм барысы да яхшы, дип әйтүләрен сорады. Ветераннар советы рәисе Николай Глазунов булачак Ватанны саклаучыларга Икенче Бөтендөнья сугышында солдатларыбызның батырлыгы һәм җиңүе турында искә төшерде һәм аларга Туган илне саклау буенча үз бурычларын намус белән үтәүләрен теләде. Хәрби комиссар Дмитрий Дерунов егетләрне хезмәт итәргә үгетләде, аларга исән-сау булып, бераз өлкәнәеп кайтуларын һәм киләчәктә әти-әниләренә, гаиләләренә терәк булуларын теләде.
Җиңү паркында чарада катнашучылар билгесез солдатка чәчәкләр куйдылар һәм яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган алексеевскилыларны бер минут тын торып, хөрмәтләп искә алдылар. Егетләр шулай ук В.И.Абрамов исемендәге музейга бардылар һәм “Шанхай” кафесында төшке аш ашадылар.
Булачак солдатлар арасында аграр колледж студентлары да байтак иде, алар белем алып, Россия армиясе сафларында хезмәт итү теләкләрен белдерделәр. Аларның берсе – армиягә хезмәт итәргә әле мәктәп эскәмиясендә үк карар иткән Максим Амуров.
Минем армиягә бармау турында уйлаганым да булмады, – ди Максим. – Безнең гаиләдә бөтенесе дә хезмәт итте. Диңгез флотына эләгергә телим. Әтием диңгездә, Краснодар краенда хезмәт иткән. Бала чагымда аның хезмәт итүе турында сөйләве миңа һәрвакыт ошый иде. Диңгезгә тартылу безнең бөтен гаиләбезгә хас нәрсә, күрәсең. Әлбәттә, өйдән китәргә кирәклеге бераз дулкынландыра, Әлбәттә, өемә, туганнарыма һәм дусларыма да сагыначакмын. Миңа туганнарымның һәм якыннарымның ярдәме бик булыша, алар миңа яхшы хезмәт итүемне телиләр, бернәрсәдән дә курыкмаска һәм һәрчак баш белән уйларга киңәш итәләр. Бер ел бик тиз узып китәчәк, дип уйлыйм.
Иртән иртүк, газетаның бу саны почта машинасында әле районга якынлашып кына килгәндә, Максим һәм берничә егет армиябез сафларын тулыландыру өчен хәрби комиссариаттан китеп барачак инде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Алексеевск районында Николай Деминның фермер хуҗалыгы алга бара
Алексеевск районында Николай Деминның фермер хуҗалыгы алга баруын дәвам итә
Алексеевск районы муниципаль хезмәткәрләре эш буенча хат язу күнекмәләрен арттырдылар
Алексеевск районында муниципаль хезмәткәрләрне «Эшлекле хат» программасы буенча укыту узды.
30
март, 2026 ел
Алексеевск районында хуҗалык этләрен теркәү дәвам итә
Алексеевск районында хуҗалык этләрен мәҗбүри теркәү дәвам итә.
QR-кодлы электрон пенсия таныклыклары: инновацион система Татарстан пенсионерларының тормышын ничек җиңеләйтә
Электрон пенсия таныклыгы-традицион пластик таныклыкның, белешмәнең яисә пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз