Ата-аналар өчен өйрәтүче семинар

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

2017 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге” муниципаль казна учреждениесе белем бирү оешмаларында туклануны оештыруны тикшерү буенча ата-аналар контроле составына кертелгән ата-аналар өчен өйрәтүче семинар үткәрде.

Комиссия айга бер тапкыр мәктәп һәм балалар бакчаларын тикшерәчәк. Моннан тыш, ата-аналар ашлар, котлетлар һәм салатлар ясала торган ашамлыкларның сыйфатын җентекләп өйрәнә алсыннар өчен белем бирү йортларының ашамлык блоглары мониторингы планнан тыш та тикшерелергә мөмкин. Комитет шулай ук әлеге ашамлыкларның саклану шартларын да өйрәнәчәк,  гамәлдәге законнарда язылган нормаларның үтәлешен дә күзәтеп торачак.

Комиссия тукланудан зарлануларны да караячак һәм Роспотребнадзор вәкилләре белән бозуларны ачыклау өчен урыннарга барачак.

Тикшерү актлары ай саен 30 нчы числога кадәр мәгариф бүлегенең туклану өчен җаваплы кешеләренә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International