Сәүдә объектларында сатыла торган ашамлыкларның сыйфаты гражданнардан иң еш килә торган мәсьәләләрнең берсе булып тора. Кулланучылар туклану продуктлары сатып алганда нәрсәгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сорыйлар.
Ашамлыклар сәүдә залына яки башка сату урынына куелганчы савытыннан, төрү һәм бәйләү материалларыннан, металл клипслардан азат ителергә тиешләр. Өслекләр яки товарның бер өлеше пычранган булса, ул сатудан алынырга тиеш. Сатучы шулай ук товарның сыйфатын (тышкы сыйфатлары буенча), аларның кирәкле документлары һәм мәгълүматлары булу-булмавын тикшерергә, товарларны бракка чыгарырга һәм сортларга бурычлы.
Азык-төлек базарында сатыла торган сәнәгатьтә әзерләнмәгән ашамлыкларны ветеринария-санитария экспертизасы үткәргәннән, аларга билгеләнгән тәртиптә тиешле үрнәктәге ветеринария таныклыгы бирелгәннән соң гына сатарга кирәк, ул таныклык (белешмә) беренче тапкыр сорауга ук сатып алучыга күрсәтелергә тиеш.
Хөрмәтле кулланучылар, сатып ала торган ашамлыклар сәламәтлегегезгә зыян китермәсен өчен аларны очраклы сатучылардан алмагыз, товарның әзерләнү датасын, яраклылык срогын тикшерегез; сатучының товарларны саклау шартларын үтәвенә игътибар итегез, шик килеп туган очракта сатучыдан товарның килеп чыгышы һәм сыйфатын раслаучы документларны (туры килү декларациясе сертификаты) таләп итегез.