Алексеевскилылар Олы көн бәйрәмен каршыладылар

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Бу төндә күп санлы мәхәллә һәм бистә кешеләре бергәләшеп христианнарның төп бәйрәмен каршылау өчен Воскресенье чиркәве янына җыелдылар.

Кешеләр төн уртасына кадәр тәре йөрешен көттеләр. Төнге 12 тулыр алдыннан  кабызылган шәмнәр белән чиркәү тирәли тәре йөреше булды. Төн уртасында исә күк йөзен салют залплары балкытты. Бәйрәм гыйбадәте иртәнге 3 кә кадәр  дәвам итте.

Протоиерей Павел Чурашов алексеевскилыларны бәйрәм белән котлады,  Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Парменның котлавын укыды.

Бу кичтә “Свет миру” правослау яшьләре  “Тормыш өчен” исемле абортка каршы акция үткәреп, мәхәллә кешеләреннән имзалар җыйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International