Бал кортларын тоту кагыйдәләрендә яңалыклар

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Ел саен язгы-җәйге чорда бакчаларында бал кортлары асраучы күршеләреннән зарланып мөрәҗәгать итүче гражданнар  саны арта.

 Яңа кагыйдәләр буенча:

–        бал кортлары исәпкә алынырга һәм идентификацияләнергә тиеш;

–        торак пунктларда умарта өйләрен күршедәге җир кишәрлекләреннән кимендә өч метр ераклыкта урнаштырырга һәм шуның белән бергә алар кишәрлек уртасына таба очарга тиешләр;

–        аларның саны 100 кв. метрга икедән артмаска тиеш;

–        умарта семьялары белән бөтен эшләрне төтен кулланып башкарырга;

–        торак пунктларда умарта кортларының тыныч токымнарын гына асрарга;

–        бал кортлары диагностик тикшерүләр үтәргә, йогышлы һәм паразитлар тарафыннан таратыла торган авыруларга каршы эшкәртелергә тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International