Концлагерь тоткының өенә бардылар

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

2017 елның 11 апрелендә Алексеевск муниципаль районы ветераннар советы рәисе Н.Глазунов, социаль яклау бүлеге белгече Л.Храмова, Урманасты Шунталысы авыл җирлеге башлыгы А.Җиһаншин һәм авыл җирлеге сәркатибе Г.Исламова фашистлар концлагереның балигь булмаган тоткыны – Алексеевск районының Урманасты Шунталысы авылы кешесе Ишниязова Рәисә Вәли кызының өенә бардылар һәм аңа районның азык-төлек җыелмасын тапшырдылар. Укучылар да читтә калмады. Алар Рәисә Вәли кызын шигырьләр һәм җырлар белән сөендерделәр. Кунакчыл Рәисә апа үзенең авыр тормышы турында сөйләде, ә ахырдан бөтен кешене үзе пешергән җир җиләге кайнатмасы һәм тәмле күмәчләр белән чәй эчерде.

 Кунаклар Рәисә Вәли кызына нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International