Россия Федерациясе Салым кодексының 361.1 нче маддәсе тарафыннан 2015 елдан башлап физик затларны рөхсәт ителгән максималь авырлыгы 12 тоннадан артып киткән, түләү алу системасының транспорт чаралары реестрында теркәлгән транспорт чараларына карата транспорт салымы түләүдән азат итүче салым ташламасы каралуын хәбәр итәбез.
Салым ташламасы бирелә:
а) салым түләүдән тулысынча азат итү рәвешендә. Әгәр федераль әһәмияттәге автомобиль юлларына югарыда күрсәтелгән транспорт чаралары китергән зыянны түләү исәбенә кертелгән түләү әлеге салым чорында салым суммасына тигез булса яки аннан артып китсә;
б) салым суммасына салымны киметүче акчаны кире кайтару рәвешендә. Әгәр салым әлеге салым чорында түләнгән акчадан артып китсә.