11 апрельдә кичке 6 нчы яртыда «Татарстан 24» телеканалында Татарстан Республикасында килешүләрне һәм физик затларның хокуклары күчүне дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Галина Гончарова катнашында туры эфир булачак.
Мәгълүм булганча, 1 гыйнварда “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы Федераль закон үз көченә керде, ул күчемсез милекне дәүләт теркәве процедурасына шактый үзгәрешләр кертте. Өстәвенә үзгәрешләр беренчел хокукларны теркәүгә генә түгел, ә бәлки күчемсез милек белән килешүләр төзүгә дә кагыла. Килешү төзүче гариза бирүчеләр өчен нәрсә үзгәрүен сез “Актуаль сөйләшү” программасыннан белерсез.
Туры эфир телефоннары: (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55. Шалтыратып, үзегезне кызыксындыручы сораулар бирегез.
Тапшыруны кичке 9 нчы яртыда һәм унберенче яртыда кабат карый аласыз.