Талантлар фестивале

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары VI ачык Бөтенроссия “Если бы...” сәхнә осталыгы фестиваль-конкурсында призлы урыннарны алдылар. Шушы һөнәри конкурста Алексеевск артистлары “Нәфис сүз” номинациясендә катнаштылар. Узган ел белән чагыштырганда аларның чыгышын җиңү дип атарга була. Укытучы Любовь Лобанихина сөйләгәнчә, былтыр  балаларга уңышлы чыгыш ясарга дулкынланулары комачаулаган, чөнки  алар өчен бу конкурс асылда яңа һәм беренче шундый җитди сынау булган:

 

 – Әгәр моннан бер ел элек Даша Постникова, Даниил Черкесов һәм Сабина Мортазина дипломантлар гына булсалар, быел инде алар өйләренә бүләкләр белән кайттылар! Даша Постникова жюри әгъзаларын Н. Агборянның  “Манюня” китабыннан өзек укуы белән көлдереп бетерде. Ул 13-15 яшьлекләр категориясендә чыгыш ясады һәм баш героиняның ничек итеп бетләр тотуы турында сөйләде. Дашаны тыңлап, жюри әгъзалары күзләреннән яшь чыкканчы көлделәр. Аның талантын бәяләп, аңа икенче урынны бирделәр. Икенче дәрәҗә диплом  9 яшькә кадәрге категориядә чыгыш ясаган Даня Черкесовка да эләкте. Ул Г. Горинның “Ежик” әсәрен укыды. Даняның  бер малайның лотерея билетын ничек итеп керпегә алмаштыруы турында үзәккә үтеп керерлек итеп сөйләгән хикәясе судьяларны битараф калдырмады. Шул ук яшь категориясендә Сабина Мортазина өченче булды, ул Ирина Пивоварованың “Рассказы Люси Синицыной” әсәреннән өзек укыды. Жюри әгъзаларын Кирилл Новиковның чыгышы да көлдерде, ул конкурс дипломанты булды.

  Любовь Григорьевнаның сүзләренә караганда, уңышлы чыгыш ясауның кыйммәте әлеге конкурска талантларның барлык республикалар һәм башка төбәкләрдән килүендә. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән беррәттән  конкурста Алабуга сәнгать училищесы студентлары да катнашты. “Нәфис сүз” номинациясендә  генә дә йөздән артык кеше чыгыш ясады. Көндәшлек шундый булганда призер булу бик авыр булды. Өстәвенә беренче урыннарны шәһәр балалары алды. Конкурсның судьялары Санкт-Петербургның танылган сәнгать эшлеклеләре, мәсәлән, актер, профсоюзларның гуманитар университетырежиссурасы кафедрасы  доценты Валентин Левицкий булды.

–Бу конкурста катнашу безнең өчен бик мөһим һәм педагогларны да, балаларның үзләрен дә аттестацияләү исәпкә алына, – ди Любовь Лобанихина, – Мәсәлән, Даша Постникова киләчәктә укуын театр  уку йортында дәвам иттерергә планлаштыра һәм бу икенче урын аның портфолиосына барачак. Шуның өстенә конкурста уңышлы чыгыш ясау балаларга үз-үзләренә ышанырга булышачак. Бу – бәяләп бетергесез тәҗрибә. Мәсәлән, былтыр Даня әлеге сәхнәгә беренче тапкыр чыккач, бик нык дулкынланган иде. Ә күзен фотоаппаратның уты чагылдыргач, бөтенләй дә югалып калды. Ул чыгышын бик авырлык белән генә тәмамлый алды. Быел исә үзен бераз ышанычлырак тотты: сәхнә, яктырту, аура инде аңа таныш иде, бу нәтиҗәгә дә уңай йогынты ясады. Чыгышлардан соң безнең янга оештыручылар килеп, алексеевскилылар молодецлар! диделәр.

Педагог сүзләренә караганда, югары нәтиҗәләргә ирешүдә театралларның хәзер үзләренең сәхнәле заллары булу – шактый ярдәм. Актерлар өчен сәхнәне тою мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International