Илдар Халиков Оренбургта округ советы утырышында катнашачак

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

2017 елның  28 мартында Оренбургта РФ Президентының Идел буе Федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә округ советы утырышы узачак. Утырышта җинаятьчел һәм “күләгәле” икътисад белән көрәшү өлкәсендә, шул исәптән  Идел буе төбәкләрендә халыкка социаль әһәмиятле хезмәтләр күрсәткәндә федераль һәм төбәк органнарының үзара нәтиҗәле эшләү чаралары тикшереләчәк.

Округ советында Идел буе федераль округы җитәкчеләре, Эчке эшләр, Икътисадый үсеш, Юстиция министрлыклары, Федераль салым хезмәте, Росфинмониторинг, Росстат, Россия алкоголь базарын җайга салу, төбәк башкарма хакимият органнары һәм фәнни бергәлек вәкилләре, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләренең баш төбәк инспекторлары, Татарстан Республикасыннан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков,  ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов катнашачак.

Тема буенча төп докладны Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International