Ир-егетләр командасы – “Гараж”, ә яшь хатыннарныкы “Автомобильләр” дип аталды. Катнашучыларга рәсем буенча ребусны чишү, фильмнан музыканы белү кебек биремнәр бирелде, интеллектуаль сорауларга җавап бирергә һ.б. кирәк иде. Конкурста катнашучыларга уен шулкадәр ошады ки, вакытның узганы сизелмәде дә.
– Мондый чаралар авыл яшьләренең буш вакытын тутырырга һәм аны кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта файдалы һәм сабак алырлык итәргә булыша, – ди уенны оештыручы Алия Сигбатуллина. – Бу авылда буш вакытны уздыруның уңай тәҗрибәсе.
Яшьләр андый кичәләрдә бик теләп катнашалар. Без яшьләр белән мондый форматта киләчәктә дә эшләргә ниятлибез.
Апрельдә мондый чараны район үзәгендә үткәрү планлаштырылды.