21 мартта Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 2004-2005 елгы малайлары арасында алкалы хоккей буенча ачык турниры булды.
Сишәмбе көнне Чистайда алкалы хоккей буенча ачык турнир булып узды, андаАксубай районы командасы ышанычлы төстә җиңеп чыкты һәм турнирда беренче урынны алды.
Икенче урында – Чистай районы командасы. Мактаулы өченче урынга Алексеевск районы командасы лаек булды
Командаларның барысы да кубоклар, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.