Районның социаль яклау бүлеге хәзер гаризаларны электрон рәвештә кабул итә

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Алексеевск муниципаль районының социаль яклау бүлеге Татарстан Республикасының uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында гаризаларны тулысынча  социаль яклау органнарына шәхсән мөрәҗәгать итмичә, электрон рәвештә бирү мөмкинлеге белән сигез хезмәт гамәлгә ашырылуын хәбәр итә:

– Пенсионерларга юлда йөрүгә ай саен акча түләү билгеләү;

– балага ай саен пособие билгеләү;

– инвалидларга коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия-ташламалар билгеләү;

– мәктәпкәчә учреждение өчен төп һәм өстәмә компенсацияләр билгеләү;

– 18 яшькә кадәр өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга субсидия-ташламалар билгеләү;

– күп балалы гаилә балаларына юлда йөрүгә ай саен акчалата түләү билгеләү;

– күп балалы гаилә балаларына даруга ай саен акчалата түләү билгеләү.

esia.gosuslugi.ru/registration сылтамасы буенча  Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) стандарт исәпкә алу язмаларын теркәү социаль яклау органнарына шәхсән мөрәҗәгать итмичә акча түләү мәгълүматларын алу шартлары булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International