Нәүрүз

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Язгы көн һәм төн тигезләшкән 21 мартта авыл кешеләре мәдәният йорты каршына җыелдылар. Язгы җылы кояш  астында юешкөрнәлелеләр язгы Нәүрүз бәйрәмендә катнаштылар. Кешеләрне Рәшит хәзрәт Зарипов каршылады, ул тамашачыларны бәйрәм белән котлады һәм дога кылды. Шуннан соң авыл мәдәният йортының яшь артистлары сәхнәләштерелгән Кыш белән Язның очрашуын күрсәттеләр. Кышны озатканда тамашачылар  күңелле бию көйләренә биеп тә киттеләр. Бала-чага һәм өлкәннәр бик рәхәтләнеп  шаян уеннарга кушылдылар. Ә инде пылау белән сыйлау бәйрәмнең иң югары ноктасы булды. Аны учак ягып  Юеш Көрнәледә яшәүче үзбәкләр, атап әйткәндә, “Родина” колхозы механизаторы Иркен Нәбиев әзерләде. Аның тәмле пылавы бөтен кешегә ошады. Әйтергә кирәк, бәйрәмгә акчаны авыл кешеләре үзләре җыйды, моның өчен алар кибеткә  акча җыю өчен әрҗә куйдылар, шул акчага азык-төлек сатып алынды. “Родина” колхозы да читтә калмады, ул конкурслар һәм уеннар үткәрү өчен призлар бирде.

 Авыл кешеләре, бу бәйрәм елдан-ел зуррак колач ала, диләр. Авыл мәдәният йорты директоры Илсур Халитов аны беренче тапкыр моннан дүрт ел элек мәктәп укучылары өчен үткәрүләрен, ә быел кешеләр инициативасы белән аның авыл бәйрәменә әйләнүен әйтте:

– Нәүрүз – Урта Азия һәм Якын Көнчыгыш халыкларының Яңа елы ул, – ди Илсур Мансур улы. – Ә безнең өчен ул үзенә бертөрле язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелә торган Сабантуй. Бу бәйрәм  безнең тарафтан  тынычлык һәм әйбәт уңыш булсын өчен бүләк кебек бер нәрсә итеп кабул ителә.  Шуңа күрә кешеләр  азык-төлеккә акчаны үзләре, ирекле рәвештә җыйдылар. Без, яз бәйрәменә моның кадәр кеше килер, дип көтмәгән идек, пылау бөтен кешегә дә җитмәс, дип куркуга калдык. Ләкин бәхеткә, аны бөтен кеше  татып карады. Киләсе елга бәйрәмне тагын да киңрәк җәелдерергә телибез: моның өчен клуб каршында атларда йөрү оештырачакбыз, бәйрәмгә тагын да күбрәк кешене, шул исәптән төрле милләт вәкилләрен дә чакырачакбыз.

 Ә чәршәмбе көнне, 22 мартта, Родники, Урта һәм Түбән Тигәнәле, Кыр һәм Урманасты Шунталысы, Чуаш Майнасы, Юеш һәм Коры Көрнәле артистларын чакырып, район Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Коры Көрнәле авылы мәдәният йорты директоры Дилбәр Казакова сөйләгәнчә, авыл кешеләре  Нәүрүзбикә белән бергә (аның ролен Ләйсән Габделкәбирова башкарды) Кыш Бабайны озаттылар. Язны гәүдәләндерүче кыз бөтен кешене тәмле карабодай  боткасы белән сыйлады, аны ул учакта пешерде.Аннары бәйрәм итү мәдәният йортына күчте, анда бәйрәм кунакларын коймаклар белән сыйлау, уеннар һәм концерт көтеп тора иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International