Күчемсез милек объектлары хуҗалары хәзер аларны кадастр исәбенә кую турында гаризаны үзләре бирергә тиешләр. Әгәр элек моны алар өчен кадастр инженеры эшләсә, ел башыннан исә органга мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул бары тик кадастр исәбенә гариза биргәндә һәм аукционга куела торган җир кишәрлегенең хокукларын теркәгәндә генә хаклы. Шулай да милекченең берничә варианты бар. Алар я кабул итү пунктына килә, я электрон рәвештә гариза бирә алалар. Ләкин соңгы очракта электрон санлы язма булырга тиеш. Тагын бер мөмкинлек тә бар. Янәдән дә бу вазыйфаны кадастр инженерына ышанып тапшырырга кирәк. Ләкин ышаныч кәгазе нотариуста расланырга тиеш.
Кадастр исәбенә документлар кабул иткәндә, хокукларны теркәгәндә мөрәҗәгать итүчегә үзләренең электрон почта адресларын калдырырга тәкъдим итәләр. Хәзерге кагыйдәләр шундый. Аларны инкарь итмәвең хәерле. Ул чагында гариза бирүче һәрвакыт бөтен нәрсәне белеп торачак. Электрон почтага мәгълүмат, мәсәлән, кадастр исәбеннән баш тарту яки аны туктату турында, даими төстә килеп тора. Вакытны югалтмыйча, хәлне ничек төзәтү турында уйларга кирәк булачак.
Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен дә яңалык бар. Өйләрне һәм биналарны кадастр исәбенә объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт кәгазе нигезендә кую турында гаризаны Росреестр порталы аша бирергә мөмкин. Ләкин әле бу 10 МГдан артмаган файлларга кагыла. Башка очракларда, файдалануга тапшыруга һәм өстәмә документлар бирүгә рөхсәт кәгазе нигезендә объектның үзгәртелүен исәпкә алуны кертеп, Татарстан Республикасының электрон хөкүмәтеннән файдаланырга мөмкин.