15 мартта Алексеевск районының правослау яшьләре Николая II нең тәхеттән ваз кичүенең 100 еллыгына багышлап, хәтер акциясе үткәрделәр. “Свет миру” правослау яшьләре хәрәкәтендә, "Патриотизм" хәрби-патриотик клубында катнашучылар һәм аграр колледж активистлары Воскресение чиркәвеннән алып, иске чиркәүгә кадәр тәре йөреше оештырдылар.
Император гаиләсе истәлегенә яшьләр патша гаиләсенең фоторәсемнәрен һәм кабызылган лампадалар тотып бардылар. Җимерек чиркәүдә иерей Семен Махортов күп газаплар кичергән патша гаиләсенә, революция һәм гражданнар сугышы елларында һәлак булган бөтен кешегә багышлап гыйбадәт кылды.