Алексеевск спортчылары өстәл теннисы буенча беренче төркемдәге лидер булдылар

2017 елның 17 марты, җомга

1-5 мартта Казан шәһәрендә 2002 елгы һәм яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы спартакиадасы исәбенә өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Тренер-укытучы Геннадий Типясев  безнең белән әлеге ярыш йомгакларын уртаклашты:

 – Татарстан Республикасы укучылары спартакиадасында  безнең район беренче төркемгә керә, бу – авыл районнарыннан килгән 3000 гә якын укучы. Өстәл теннисы буенча  моңа кадәрге биш спартакиадада Алексеевск спортчылары  үз төркемнәрендә гел беренче урынны алып килделәр.

Әлеге әйбәт традициягә бу юлы да хилафлык килмәде. Шул рәвешчә, спартакиаданың ике елга бер тапкыр үткәрелүен исәпкә алсаң, безнең район 12 ел дәвамында беренче төркемдәге лидер булып тора. Командабыз составынаПашагина Валерия, Лапшин Илья, Рамазанова Яна, Сяркин Михаил (барысы да Лебединодан), Станчас Владимир (Кр.Бараннан),  Мальцева Анастасия (Биләрдән) керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International