11-12 мартта Чирмешән шәһәр тибындагы бистәсендә Чирмешән районының бокс буенча ел саен үткәрелә торган III Бөтенроссия турниры булып узды. Шушы спорт бәйгесе турында безгә тренер-укытучы Артём Маркачев сөйләде:
– Әлеге турнирда республиканың 12, шул исәптән Самара өлкәсе, Ульяновск һәм Төмән шәһәрләре командалары катнашты. Ярышлар бик кызык үтте. Катнашучылар саны 80 кеше тәшкил итте. Алексеевск районыннан җиде боксчы:Анисимов Алексей, Воробьев Павел, Демидов Сергей, Анисимов Павел, Бухарин Максим, Игнатьв Николай һәм Баязитов Риназ катнашты. Команданың төп өлеше быел гына килгән яңа кешеләрдән торды, әлеге ярышлар алар өчен беренчесе иде.