“Россия минем кече ватанымнан башлана” исемле танып-белү әңгәмәсе

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

14 мартта Алексеевскиның “Кайгырту”  приютында тәрбияче  Наталья Корнева мәктәп яшендәге балалар белән “Россия минем кече ватанымнан башлана” исемле танып-белү әңгәмәсе үткәрде.  

Аның сөйләве буенча, балалар белән Ватан темасына әңгәмә кору аларда  Россия тарихын танып-белүгә кызыксыну барлыкка китерә, кече ватанга мәхәббәт, шулай ук билгеле бер культурага ия булу хисе,  башка халыклар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләнә, аларның тарихи үткәннәр  һәм хәзерге заман турында белемнәре ныгый.

Дәресләр нәтиҗәсендә балалар Татарстан территориясендә күп милләтле халык яшәвен, һәр кешенең үз кече Ватаны булуын, аның аны яратуын һәм саклавын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International