Алексеевск районы аучылары пьедесталның югары баскычын алдылар

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Татарстаннан гына түгел, ә бәлки күрше республикалардан да йөздән артык спортчы һәм егермеләп команда республика башкаласында  Ау биатлоны-2017 дә җыелдылар. Алексеевск аучылары пьедесталның югары баскычын алдылар.

Мондый ярыш җиденче тапкыр үткәрелә инде. Ә ул шуннан гыйбарәт: катнашучы билгеләнгән урынны бер километр ау чаңгысында узарга тиеш, анда юлның яртысында аңа ут  сызыгы очрый.

Традиция буенча әлеге ярышлар вакытында Танк  училищесы полигонында армия кыр кухнясын урнаштыралар, тир һәм җигүле этләрдә йөрүне оештыралар. Гадәти булмаган шушы вакыйганы карарга тамашачылар күп җыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International