Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне

2017 елның 14 марты, сишәмбе

2017 елның 24 мартында  Россия Федерациясендә чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк, ул “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителде.

Татарстан Республикасында бу көнне Россия Федерациясе  Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә, “Бердәм Россия“ партиясе рәисенең төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы кабул итү бүлмәсендә, Бердәм Россия“ партиясенең район бүлекләре җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә, шулай ук Россия юристлары ассоциациясе Татарстан төбәк бүлегенең халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә, Әлмәт һәм Бөгелмәдә, барлыгы 56 пунктта бөтен эш көне дәвамында (Казан шәһәрендә – иртәнге 9 дан кичке 5 кә кадәр, районнарда һәм башка шәһәрләрдә – иртәнге 8 дән кичке 4 кә кадәр) бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр.

Алексеевск  районы прокуратурасы эшмәкәрләрне аларны кызыксындырган темалар  буенча кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International