Форумга гаризаларыгызны көтәбез

2017 елның 14 марты, сишәмбе

14 июньнән 24 енә  кадәр Самара өлкәсенең Мастрюков күлләре буенда  Идел буе федераль округының “iВолга-2017” бишенче юбилей Яшьләр форумы узачак.
Форумда 10 тренинг сменасы эшләячәк: «Инновацияләр», Архитектура һәм сәнгать», «Эшмәкәрлек», «Миһербанлылык», «Хәвефсезлек», «Спорт», «Кече Ватаным», «iВолга», «Татулык һәм фикер бедәмлеге», «Яшьләр» биләмәләре”.
Форум йомгаклары буенча иң яхшы проектлар грант отачак.
1 марттан Форумга гаризалар кабул ителә башлады, ул 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар бирү чорында үз проектлары белән катнашучы яшьләргә forumtatarstan.ru сайтында исем-фамилияләрен, телефоннарын, проектларының темаларын күрсәтеп, alexodms@yandex.ru электрон почтасына Артем Маркачев тамгасы белән җибәрергә кирәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International