“Җиңүдән соң” Бөтенроссия конкурсы старт алды

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Мәскәүдә Җиңү һәм Севастопольдә хәрби-диңгез парадларын үткәрүдә эшләячәк функциональ төркемнәргә кабул итүгә Бөтенроссия конкурсы яшьләрне гражданлык-патриотик рухта тәрбияләү һәм Россия Федерациясе территориясендә илнең иң яхшы иреклеләрен бүләкләү максатында үткәрелә.

 Конкурста катнашуга Россиянең 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге социаль актив гражданнары –  ирекле, волонтерлык коммерциянеке булмаган оешмалар һәм берләшмәләр, инициатив ирекле төркемнәр җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла.

 Мәскәүдә Җиңү һәм Севастопольдә хәрби-диңгез парадларында эшләүгә тартылган ирекле илчеләр 200 кеше тәшкил итә.

Конкурс 2017 елның 21 февраленнән 20 мартына кадәр үткәреләчәк.

 Конкурста катнашу өчен волонтерыпобеды.рф сайтында кандидатның тәҗрибәсен һәм потенциалын ачучы формада анкета тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International