Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының ветеринария департаменты Мәскәү өлкәсе территориясендә кош гриппы буенча эпизоотик хәлнең бик нык начараюы турында хәбәр итә.
Хәзерге вакытта кешеләр өчен түгел, ә кошлар өчен куркыныч авыруның күпләп таралуына юл куелмый. Шуңа да карамастан, күп кенә зур шәһәрләргә һәм төбәкләргә җибәрелә торган товарны төяп озату туктатылды. Мәскәү яны фермаларында бөтен кошларны юк итәргә туры киләчәк, ә бу миллионлаган кош-корт. Бу гриппны күчмә кошларның таратуы ихтимал. Монда барысы да кайбер фермаларда профилактик чаралар үткәрүгә килеп терәлә. Салкын карау кыйммәткә төшә.