Бәйрәм алдыннан Алексеевск районының алты кызына тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.
Төп документны шатлыклы шартларда Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең Алексеевск районы буенча миграция пункты начальнигы Светлана Скворцова тапшырды.
– Илнең һәр яшь гражданы өчен бу искиткеч вакыйга, документ белән бергә сез бүген аерым хокуклар һәм вазыйфалар алдыгыз, аларның иң мөһиме – үз илеңне ярату һәм хөрмәт итү. Бу көн сезнең һәм әти-әниләрегезнең күңелендә мәңге саклансын.
Сезгә яхшы укуыгызны һәм җәмәгать эшләрендә уңышларга ирешүегезне телим. Ә гаҗәеп матур язгы бәйрәм алдыннан барыгызга да күзләрегезнең шатлыктан балкуын, әйбәт кәеф, мәхәббәт һәм изге теләкләрегезнең гамәлгә ашуын телим, – диде Светлана Скворцова мәктәптә укучы кызларга.