Саннар эпохасына кулланучы хокуклары

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның 15 мартында   Алексеевск районында “Саннар эпохасына кулланучы хокуклары” девизы астында Бөтендөнья кулланучы хокукларын яклау көне узачак.

Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья  кулланучы хокукларын яклау көнен билгеләп үтә, аны үткәрү тематикасын Халыкара  кулланучылар оешмасы федерациясе билгели. 2017 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучы хокукларын яклау көне “Саннар эпохасына кулланучы хокуклары” девизы астында узачак. Бөтендөнья Кулланучы хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында, әлеге көнгә туры китереп үткәреләчәк чараларны оештырганда, шулай ук истәлекле датаны исәпкә алып, Алексеевск муниципаль районында кулланучылар өчен төрле чаралар: “Асылбикә” һәм “Дулкын” сәүдә йортларында, әйберләр базарында кизү тору, “Магнит” кибетендә консультация өстәле оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International