“Ел хатын-кызы һәм ел ир-аты” республика конкурсының зона этабында Алексеевск районы кешеләре катнашты

2017 елның 7 марты, сишәмбе

16 февральдә Аксубайда “Ел хатын-кызы һәм ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” конкурсының зона этабы булып узды.

 Безнең районнан биш кеше катнашты, шул исәптән үзебезнең  балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 2 нче  спорт комплексы шәфкать туташы Крылова Анна Ивановна “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә катнашып, конкурс дипломанты булды.

6 мартта катнашучыларның барысы да Казан шәһәренә бәйрәм концертына чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International