1 февральдән 27 сенә кадәр совет гаскәрләренең Ленинград янында Любань һөҗүм итү операциясенең 75 еллыгына багышланган “Хәтер маршы-2017” республика акциясе булып узды.
“Каскад” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Александр Зудин акцияләрнең ничек узулары турында сөйләде:
– 16 февральдә “Каскад” хәрби-патриотик клубы яшьармиячеләре хәтер маршында катнаштылар. Ялкын һәм Лебедино мәктәпләре укучылары алдында аларның агитбригадасы чыгыш ясады.
1941-1942 елларның кышында Ленинград янындагы Любань һөҗүм итү операциясе турында искә дә алмыйлар диярлек. Бәлки шуның өчендер, алар, Ленинград һәм Волхов фронтлары сугышчылары, сугышның икенче елында куелган бурычны үти – Төньяк башкала тирәли дошман боҗрасын өзә алмадылар. Ләкин ул чагында, 1942 дә, ерып чыга алмаслык урманнарда һәм үзенә суырып ала торган сазлыкларда алар үз-үзләрен кызганмыйча, тиңдәше булмаган батырлыклар күрсәттеләр.