“Бердәм Россия” күмәк исәпкә алу приборлары күрсәткечләренең төбәк нормативларыннан өстенлеге буенча закон проекты кертте

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең “Грамоталы кулланучы мәктәбе” проекты кысаларында гомуми өй ихтыяҗларына (ОДН) чыгымнарны түләүне нигезсез күтәрү очракларын ачыклау буенча мониторингның башлангыч  мәгълүматлары торак законнарына үзгәрешләрне беренче чиратта кертү кирәклеген күрсәтте.

–Сүз күмәк исәпкә алу приборлары күрсәткечләренең төбәк нормативларыныкыннан өстенлеген закон нигезендә билгеләү турында бара. Әгәр өйдә энергия саклау чаралары булса, милекчеләр гомуми җыелышта  гомуми өй исәпкә алу приборы күрсәткечләре нигезендә кулланылган ресурслар күләмен үзара  бүлү турында карар кабул итә алалар. Азрак куллансаң – азрак түләрсең”, – дип билгеләп үтте “Бердәм Россия” партиясенең “Грамоталы кулланучы мәктәбе” проекты җитәкчесе, Дәүләт Думасы Комитеты рәисенең торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары Александр Сидякин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International