Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (ЕПГУ), шулай ук ЕГПУның бета-версиясендә физик затларның салым бурычларын тикшерү генә түгел, ә бәлки түләү мөмкинлеге дә бирелгән. Әлеге хезмәттән стандарт һәм расланган хисап язмалары булган бөтен кулланучы файдалана ала. Шуның белән бергә, дәүләт хезмәтләре порталында – “Счетларны эзләү” бүлегендә, ә бета-версиядә “Салым бурычлары” хезмәтендә түләп була.