Еш кына кибет хезмәткәрләре бозылган (ватылган, зарарланган) товар өчен акча түләүне таләп итәләр.
РФ Гражданнар кодексын укыйбыз, 459 нчы маддә нигезендә товарны ялгыш ваткан һәм җимергән өчен сатып алучы бары тик сатып алу-сату килешүе төзелгән, сатучы клиент алдындагы бөтен вазыйфаларын үтәгән һәм товар инде тапшырылган очракта гына җаваплы була. Товарны сатып алу-сату килешүе сатучы сатып алучыга касса яки товар чегын яки товарга акча түләнүен раслаучы башка документны тапшырган вакыттан алып төзелгән дип санала. Сатып алучының кулында чек булмаганда ул товарны очраклы рәвештә ваткан яки зарарлаган өчен җавап бирми.