Кышның соңгы аенда спортның шушы уены районыбыз кешеләрен үзенә җәлеп итте.
Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә булды:
1 нче урында – Тат. Майна-Биләр; 2 нче урында – Юеш Көрнәле, 3 нче урында – “Алексеевск Керамикасы”; 4 нче урында – Урта Тигәнәле, 5 нче урында – “Алексеевскдорстрой”; 6 нчы урында – Лебедино.
Хоккейчылар һәм районның спорт җәмәгатьчелеге турнирны үткәрергә мөмкинлек биргәне өчен район башлыгы Владимир Козонковка, мәйданчык биреп, уйнау өчен шартлар тудырганы өчен Фоат Вәлиевка, спорт формасы һәм кирәк-яраклары сатып алганы өчен Алексей Демидовка (кечесе) һәм Алексей Банницынга ихлас күңелдән рәхмәт әйтәләр.