Әфганстан ветераннары онытылмаслык вакыйганы – совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 28 еллыгын искә алу өчен Җиңү паркына җыелдылар.
Сугышчы-интернационалистлар, Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтендә катнашучылар, аграр колледж студентлары, форпостчылар һәм яшьгвардиячеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, тыл хезмәтчәннәре һәм Әфганстандагы сугыш ветераннары һәйкәленә чәчәкләр куеп, һәлак булган сугышчыларны хөрмәтләп искә алдылар.