“Без – тынычлык ул!” республика медиаконкурсына гаризалар кабул итү срогы 2017 елның 20 мартына кадәр озайтылды.
Конкурска эшләр тапшыру өчен түбәндәгеләр кирәк:
1. Гариза тутырырга (гариза формасы Нигезләмәдә бар).
2. Эшне конкурсның akmolrt@gmail.com рәсми почтасына җибәрергә, хат темасында “Без – тынычлык ул!” республика медиаконкурсын, номинациянең исемен күрсәтергә яки Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 58 нче йорт, 202 нче офис адресына дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге 10 нан кичке 6 га кадәр үзең китереп бирергә.