Ир-ат командалары арасында хоккей буенча район беренчелеге, бишенче этап

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

11 февральдә Алексеевск штб. да ир-ат командалары арасында хоккей буенча бишенче этап булып узды. Урта Тигәнәле-«Алексеевскдорстрой»ААҖ командалары катнашты, очрашу йомгагы Урта Тигәнәле командасы файдасына тәмамланды.

12 февральдә уен Биләрдә булды. Тат. Майна-Биләр һәм Керамика-Маркет  командалары катнашты. Шул ук вакытта Лебединода Юеш Көрнәле-Лебедино командалары арасында да уен булды – очрашу Юеш Көрнәле командасы файдасына 11:3 белән тәмамланды.

Бишенче этаптан соң урыннар түбәндәгечә бүленде:

1-2 нче урыннар – Тат. Майна һәм Биләр җыелма командасы

1-2 нче урыннар – Юеш Көрнәле-«Керамика-Маркет» ААҖ

3-4 нче урыннар – Урта Тигәнәле

4 нче урын – «Керамика-Маркет» ААҖ

5 нче урын – «Алексеевскдорстрой» ААҖ

6 нчы урын – Лебедино

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International