Мәгариф бүлегенең уку фәннәре буенча методисты Оксана Антонова сөйләгәнчә, ата-аналарга акция ошаган:
– Без нәтиҗәләрне көттек, без алар белән акция турында фикер алыштык, һәм күпчелек өчен ул кызыклы булды, ә биремнәр үти алырлык иде. Аларга психологик халәт балалар тасвирлаганча ук җитди булып күренмәде. Кыса аларны куркытмады, видеокүзәтү дә басым ясамады.
Ләкин эшне башкарган вакытта дулкынланучылар да булды. Күпләр вакытның җитмәвеннән зарланды. БДИ йомгаклары буенча ата-аналар шулай да белемнәрен җитәрлек дип бәяләмиләр, мәктәп программасыннан күп нәрсә инде онытылып беткән.