Истәлекле датаны каршылап Улларың алдында баш иябез, район

2017 елның 3 феврале, җомга

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарганнан соң узган 28 ел эчендә алар турында күп язылды инде. Тагын да күбрәк әйтелде һәм җырларда да җырланды.  Ләкин бүген дә Әфганстанда хезмәт итүнең еракта калган еллары темасы, уйларыңда кат-кат Саланг һәм Панджшерга кире кайтарып, аларның йөрәген яралавын дәвам иттерә, сугышлар һәм сугышчан дуслар турында  искә төшерергә мәҗбүр итә. Алар дәүләтнең һәм хакимиятләрнең  ул вакыйгаларны бәяләгәндә кәефе алмашынып торуын, аларның батырлыклары һәм үзгәртеп кору чорындагы хезмәтләрен, ике меңенче елларда чын хәрби батырлыкның ныклыгын һәм какшамаслыгын исбатлап,  социаль гарантияләрне кисү турында дәшмәүләрен дәвам иттерәләр. Бүген алар, үзләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлап, ветеран дуслыгына бирелгәнлекләренә сокланалар.

Әфган сугышы тәмамланырга  өч ай калгач, бистәдә  комсомол райкомы каршында хәрби-интернационалистлар советы булдырылды. Аның рәисе итеп яшь журналист Сергей Кулев сайланды, ул аңа 10 елдан артык җитәкчелек итә. Рядовой Кулев 1980–1983 елларда машина йөртүче булып хезмәт итә. Армиядән соң Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

Кыска гына вакыт эчендә ул яшь ветераннарны туплый алды.  Бергәләп хәтер кичәләре үткәрделәр, гаиләләре белән бәйрәмнәрне билгеләп үттеләр. Җәмәгать эше белән шөгыльләнделәр. Беренче көннәрдән  үк бер гаилә булдылар, анда вазыйфаларына, тоткан урыннарына һәм хезмәт хаклары нинди булуга да карамастан, барысы да тигез. Алар беркайчан да бернәрсәне дә бүлмәделәр. Тормыштан киткән дусларын югалту ачысын һәм сугышчан дусларының уңышларына, бәйрәмнәргә  сөенү шатлыгын уртаклашсалар гына инде. Бу алар тормышына ныклап кереп урнашты, “әфганлы”лар ул тормышны халык һәм ил тормышыннан аермадылар. Тагын бер ветераннар лидеры Сергей Валдавин да игътибарсыз калмады. Сергей Павлович  56 нчы десант-штурм бригадасы составында  Әфганстанга керүче частьлар һәм Совет Армиясе берләшмәләренә керүче беренче сафларда булды. Бу хәл 1979 елның 28 декабрендә була, ә бер  айдан рядовой Валдавин каты яралана. Батырлыгы һәм  фидакарьлеге өчен  ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. 20 елдан артык Алексеевск районы Әфганстан инвалидларының җәмәгать оешмасын җитәкләде. Ни кызганыч, 2010 елның февралендә ул көтмәгәндә  тормыштан китеп барды. Дусларының үлеме район ветераннарын тагын да ныграк туплады.

Район җитәкчелегенең аңлавы һәм ярдәме районда ветераннар оешмасы төзелүгә йогынты ясаучы тагын бер мөһим фактор булды. Ул һәрвакыт бернәрсәгә дә каршы килмәде, торак, көнкүреш һәм күп кенә башка мәсьәләләрне хәл итүдә булышты. Элекккеге район башлыгы, хәзер  республиканың Хисап палатасын җитәкләүче Алексей Демидов һәм районга унике елдан артык җитәкчелек итүче Владимир Козонков  Демократик  Әфганстан Республикасында һәм Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәт  ветераннары советының барлык уңай башлангычларын кабул иттеләр.

2011 елда, оешма сугышчан дан музеен төзергә юнәлеш тоткан беренче хөкүмәт грантын откач та, Владимир Константинович бина  гына тәкъдим итеп калмады, ә бәлки җирле предприятиеләрне һәм оешмаларны ветераннарга булышырга чакырды. Эш кайный башлады. Кешеләр уникаль музей ачылу турында белеп, чакыруга  намус белән җавап кайтардылар.

Биредә республиканың бөтен җитәкчеләре дә диярлек, Мәскәүдән дәрәҗәле кунаклар (алар гына да түгел) булды. Музей Биләрдәге Изге Чишмә һәм сугышчы-интернационалист, протоиерей Павел Чурашов җитәкләгән Воскресение чиркәве белән бергә Алексеевск районының визит карточкасына әйләнде. Павел Михайлович Әфганстанда 1986 елның 4 ноябреннән алып, 1987 елның 4 ноябренә кадәр 659 нчы аерым автомобиль батальонында хезмәт итә.

1990 елда Сергиев Посадында духовный семинарияга укырга керә. Аннары читтән торып Мәскәү духовный академиясендә укый.

Музей төзү идеясе Әфганстанда  легендар 345 нче һава-десант полкы составында сугышкан Николай Гордеевныкы. Аңа беренче сугышчылар сафында Әфганстан  территориясенә аяк басарга туры килә. Рядовой    Гордеев  интернациональ бурычын 1979 елның 25 декабрендә  үти башлап, 1981 елның 3 ноябрендә тәмамлый. Сугышчан операцияләрдә күрсәткән батырлыгы һәм героизмы өчен  “Сугышчан хезмәтләреө” медале белән бүләкләнә. 1985 елда Эчке эшләр министрлыгы системасында хезмәт итә. Отставкадагы милиция майоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International