Алексеевск районы прокуратурасы наркотик чаралар һәм психотроп матдәләрне таратуга каршы законнарның үтәлешен тикшерде.
Мониторинг барышында интернет челтәрендә 13 интернет-сайт ачыкланды, аларда наркотик матдәләрне кулланучыларга почта аша, акчасының беразын алдан түләп яки закладка салу юлы белән тапшырып, сатучылар белән бәйләнешкә кермичә генә сату оештырылган.