Росреестр Россиянең һәр төбәгендә күчемсез милеккә хокукларны территориядән тыш принцибы буенча теркәүгә гаризалар кабул итә башлады.
Территориядән тыш принцип – кабул итү-бирү офисына хокукларны теркәүгә документларны тапшыру өчен күчемсез милек объектының кайда урнашуына карамыйча мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә. Мондый мөмкинлек гариза бирү өчен 2017 елның 1 гыйнварында гамәлгә кергән “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы 218-ФЗ санлы Федераль законда каралган.