Банк счетларыннан һәм карталардан пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акча күчерелде инде, ә почтадан акча график буенча китерелде.
Пенсия фонды линиясе буенча 7609 алексеевскилыга акча түләнде. Барлыгы 38045000 сум тәшкил итте. Бу район кешеләренә бик зур ярдәм булды.
Сораулар белән Алексеевск районындагы Пенсия фонды идарәсенә 074, 2-45-08 “кайнар линия” телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.