Алексеевскилы Максим Ерашов волейбол буенча Россия беренчелеге финалына чыкты

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Аның  тренеры Сергей Вангаев сөйләгәнчә, Максим  ярым финал турнирының бөтен матчларын отып, командага зур файда китергән.

Уеннар Волгоградта узган. Татарстан командасы  ярыш хуҗаларын, шулай ук Ханты-Манси  округы һәм Осетия волейболчыларын җиңүгә ирешкән. Егетләребез Мәскәү, Ростов өлкәсе һәм Красноярск крае командаларыннан җиңелеп, өченче урынны яулаганнар һәм финалга чыга алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International