Яңа ел каникуллары “Кайгырту”да могҗиза

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре балаларга күңелле Яңа ел алды бәйрәме бүләк иттеләр. Аниматорлар Симка һәм Нолик балаларның күңелен гадәти булмаган конкурслар һәм хәрәкәтле уеннар белән ачтылар, ә Фея балаларны тылсымлы сабын куыклары дөньясына алып керде.

– Балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, кызлар  – кар бөртекләре, ә малайлар Алинә Мифтахова җитәкчелегендә брейк-данс биюен күрсәттеләр, – дип сөйли социаль тернәкләндерү бүлеге җитәкчесе Наталья Клементьева.  – Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Алар тәрбияләнүчеләр белән бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар.

31 декабрьдә приютта  узган  Яңа ел бәйрәме балаларны битараф калдырмады. Бәйрәм чарасында катнашкан тәрбиячеләр,  иҗади осталыкларын һәм оештыру сәләтләрен күрсәтеп,  үзләрен яхшы артистлар  итеп таныттылар. Балалар  бәйрәм атмосферасына чумдылар  һәм кызыклы конкурсларда катнаштылар. Алар Кыш бабайга һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, әкият персонажлары белән фоторәсемгә төштеләр һәм Яңа ел бүләкләре алдылар.

Каникул вакытынында приютта тәрбияләнүчеләрне күп кенә чаралар көтеп торды: балалар “Красный восток” авылы мәдәният йорты китапханәсендә  “Раштуа кич утырулары”на, экскурсияләргә бардылар, төрле уеннарда катнаштылар, таудан, чаңгы, тимераякта шудылар, төрле конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар.
Балалар яхшы ял иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International