Кыш бабайлар полицийскийлар да булалар

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Яңа ел алдыннан полиция бүлеге хезмәткәрләре һәм  “Форпост” үзәгенең яшьләр белән эшләү  буенча белгече “Полиция Кыш бабае” акциясе үткәрде.

Кыш бабай ролен участковыйлар начальнигы, полиция майоры Александр Краснов, Кар кызын “Форпост” үзәгенең яшьләр белән эшләү  буенча белгече Лилия Кашапова башкарды.

Маскарад костюмнары киеп, алар “Кайгырту” приютында һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар янында кунакта булдылар. Балаларны һәм өлкәннәрне Яңа ел бәйрәмнәре белән котладылар, аларга пакетлар һәм бүләкләр тапшырдылар. Балаларны Яңа ел бәйрәмнәре белән шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторы Рөстәм Хөсәенов та котлады, ул аларга караңгыда яктырта торган кечкенә значоклар бүләк итте. Ә өлкәннәргә юлда куркынычсызлык турында мәгълүмати буклетлар өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International