Айрат Хәйруллин: “Сайлаучылар белән аралашып, алар җиңел булмаган заманда җиңә торган проблемаларны тоям

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район кешеләре төрле проблемалар белән мөрәҗәгать иттеләр. Мәсәлән, Зур Полянка авылы кешеләре үзләренә иске чиркәүне  торгызуда ярдәм итүне сорадылар. Сахаровкадан килгән гаилә Айрат Нәҗип улына Россия Федерациясе гражданлыгы алуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте, Лебяжье фермеры  торак төзегәндә күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары белән кызыксынды. Кабул итүгә барлыгы тугыз алексеевскилы килде.
  Депутат Айрат Хәйруллин, мондый очрашулар, беренче чиратта, бүген кешеләр очраша торган проблемаларны аңларга  булышалар, диде, шулай ук алексеевскилыларга сайлауларда үзен яклаганнары өчен рәхмәт әйтте һәм барысын да Яңа ел белән котлады:
 – Мин барыннан да элек алексеевскилыларга алар сайлауларда мине яклаганнары өчен рәхмәт әйтергә телим.  Дәүләт Думасы эшкә кереште. Яңа нигезләмә буенча өч атна барлык депутатлар да – Мәскәүдә, ә бер атна төбәкләрдә эшли. Әлеге атна кысаларында без сайлаучыларны кабул итәбез дә инде. Кагыйдә буларак, депутат янына кешеләр закон дәрәҗәсендә хәл итүне таләп итүче мәсьәләләр белән генә түгел, ә бәлки үзләренең шәхси проблемалары белән дә киләләр. Андыйлар бик күп. Байтак мәсьәләләр  депутатның шәхси акчасы исәбенә хәл ителә. Бу да нормаль хәл:  ни дисәң дә, бездә әле күчеш чоры төгәлләнмәгән,  күпчелек халыкның һаман да әле фикер йөртүе совет заманындагыча. Советлар Союзы заманында дәүләт һәр гражданин турында диярлек кайгыртты.
 Хәзер без башка шартларда яшибез, тигезләү булмаган һәм һәр кеше эшләп, бөтен нәрсә өчен үзе түли торган гаять зур дөньяга, капиталистик мөнәсәбәтләр дөньясына туры килергә тырышабыз. Ләкин фикерләү дәрәҗәсе, таләпләр һәм теләкләр күпчелекнең әле һаман да совет заманындагыча калган. Яшьләр моңа ничектер җиңелрәк яраклаша. Шуңа күрә кабул итүдә күтәрелгән сорауларның күп өлеше Дәүләт  Думасы депутаты шөгыльләнергә тиешле мәсьәлә булып тормый. Ләкин кабатлап әйтәм, без һәр кешене игътибар белән тыңларга, матди һәм рухи ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Кайбер сорауларны тиз генә хәл итеп куябыз, кайберләрен төрле яклап уйлап карарга дип үзебезгә алабыз. Ләкин, басым ясап әйтәм,  бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калмый. Бу бик мөһим.
Мин район башлыгы Владимир Константинович Козонковка бик рәхмәтлемен.  Без сайлаучылар белән очрашканда аның һәр кеше турында да диярлек белүе бик күңелле, чөнки ул районның үз кешесе, биредә туган, биредә үскән. Алексеевск районында  ул шәхсән белмәгән бер генә кеше дә юктыр, дигән фикер туа. Башлыклары үз җиренеке булган һәм авыллар, туган як  тарихын  яхшы белгән районнарда эшләве рәхәт. Минем округта башлыклар арасында читтән килгән кешеләр юк диярлек. Минем шуннан бәхетем булды.
Биредә кабул итүдә тискәре нәрсәләр юк. Гәрчә без кайчакта кешеләрне тыңлаганда сорауларның үтә дә исәп-хисапка корылганлыгын аңлыйбыз. Йөзләгән үтенеч килә, аларда кешеләр: “Сезнең бит кимемәячәк”, – дип ачыктан-ачык өй салуны яки фатир бирүне сорыйлар. Бу, әлбәттә, ачуны китерә.
Депутатның исә төп бурычы –  сайлаучылар белән аралашып,  бүгенге авыр заманда алар хәл итә торган проблемаларны тою. Бу проблемаларны Мәскәүгә коллегаларыбызга тапшыру һәм кабул ителә торган закон чыгару карарларына ничек тә тәэсир итү өчен. Без сайлаучылар мәнфәгатьләрендә эшләргә тиешбез, һәм без кабул итә торган карарлар  кешеләргә булышырга тиешләр. Безне бүген бер мөрәҗәгать аптырашта калдырды: Үзбәкстаннан күчеп кайткан бик әйбәт гаилә менә ничә ел инде гражданлык ала алмый. Бу – тәрбияле, эшчән, эчми торган гаилә, аларга карата дәгъвалар юк. Искиткеч кешеләр,  аларның  безнең гражданнар булуын телибез. Ә катлаулы 2009 елдан соң гражданлык алу процессы  бик кыенлашты. Бу чакырылышта  гражданлык алу механизмын гадиләштерү бурычы тора, дип уйлыйм. Ләкин моны эшләргә комачаулаучы бер нәрсә бар – бу илебез территориясенә безгә чит идеологияләрнең үтеп керүе. Әгәр тышкы янаулар булмаса, без бу процессны гадиләштерер идек. Ә менә кешеләрне сортларга аеру  һәм кемнең начар, ә кемнең куркыныч тудыруын билгеләү кыен.
 Гомумән, Алексеевск районы – игенчелек белән шөгыльләнүче район. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең үтенече буенча  мин үземнең бизнес-идеяләремне проектлаштырдым һәм гамәлгә ашырдым. Хәлгә анализ ясап, Алексеевск һәм Әлки районнары территориясендә хезмәт ресурслары белән республикада иң уңай хәл булуын аңладым. Бүген безгә авыр хәлдә калган бер хатын мөрәҗәгать итте. Ләкин, ул хезмәтләр күрсәтү килешүе буенча эшләгәнлектән, аңа хәтта больничный лист та түләнми. Ләкин, без кешелеклелек күрсәтеп, аңа булышачакбыз.  Тагын бер кат кабатлап әйтәм,  бу алымнар файдалы һәм кирәкле.
Форсаттан файдаланып, барлык алексеевскилыларны  Яңа  ел белән котлыйм, 2017 ел тынычлык, яхшылык, мәхәббәт һәм иминлек алып килсен. Барыгызны да Яңа ел белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International