Яңа елда яңа фатирда

2016 елның 30 декабре, җомга

Җылы котлаулар һәм Яңа ел алды теләкләре белән яңа йортка күчүчеләргә район башлыгы мөрәҗәгать итте.  Владимир Козонков аларны тормышларында булган әлеге мөһим вакыйга белән котлады, шулай ук “Керамика-Маркет” төзүчеләренә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте:
– Әлеге микрорайондагы тораклар “Керамика-Маркет” көче белән төзелә. Бистәнең бу өлешен төзекләндерү буенча да күп эш эшләнде: йортлар, балалар мәйданчыклары, иркен балалар бакчасы төзелде. Ирешелгәннәрдә туктап калырга яармый, һәрчак алга омтылырга кирәк: планда – бу районда киләчәктә дә йортлар  төзүне дәвам иттереп, алексеевскилыларны торак белән тәэмин итү.
Әлеге төзү оешмасының генераль директоры Алексей Банницын да  яңа йортка күчүчеләрне котлады. Шушы йортны төзүдә актив катнашканнары өчен район башлыгы исеменнән “Керамика-Маркет” генераль директоры урынбасары Сергей Пилишкинга һәм бизәкләү эшләре буенча бригада мастеры Валериан Цурканга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннан соң башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов яңа йортка күчүчеләргә ачкычлар тапшырды, кунаклар Чекановлар фатирын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International