Балалар бүләксез калмады

2016 елның 30 декабре, җомга

Ни өчендер һәр бала тынсыз калып елның иң тылсымлы бәйрәмен көтә. Шуның өчен, чөнки Яңа ел төнендә иң яшерен теләкләр тормышка аша һәм бүләкләр бирелә. Яшь алексеевскилылар да бүләксез калмыйлар: балалар Яңа ел алдыннан 879 ( яки 900) тәм-том пакеты алдылар.
Авыр хәлдә яшәүче балалар Татарстан Республикасы  Хисап палатасы Рәисе  Алексея Демидовтан,  Татарстан Республикасы   Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевтан, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан, шулай ук  “Альпари” хәйрия фондыннан тәмле бүләкләр алдылар. Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Алексей Демидов инвалид балаларга 170 Яңа ел бүләге бирде. Район башлыгыннан татлы бүләкләрне шулай ук 500 дән артык мәктәп укучысы һәм бакча баласы алды. Мохтаҗ гаилә балаларына 30 пакетны Гөлнур Сафина һәм тагын 26 ны хәйрияче, Алексеевск шәһәр җирлеге Советы депутаты Наталья Гордеева бирде. “Кайгырту” приюты балаларын Татарстан Республикасы Хисап палатасы вәкилләре котлады. Кунаклар татлы бүләкләр һәм биниһая зур бик матур һәм тәмле торт алып килгәннәр иде, шулай ук балаларга аниматорлар катнашында чын бәйрәм оештырдылар.
Язмыш кушуы буенча авыр хәлдә яшәүче балалар язмышына битараф булмаган кешеләр яшәгәндә могҗизалар дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International