Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гариза бирүчеләргә Яңа ел бәйрәме көннәрендә документларны кабул итү графигы турында хәбәр итә:
2016 елның 30 декабрендә Казанда – иртәнге 7 дән кичке 4 кә кадәр, ә республиканың калган районнарында – иртәнге 8 дән 5 тулырга 15 минутка кадәр;
31 декабрьдә, 2017 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнварында – Яңа ел бәйрәм көннәре;
2017 елның 9 гыйнвары һәм башка көннәрдә документлар гадәти режимда кабул ителәчәк.