Яңа боз мәйданчыгын ачу кичке 4 кә планлаштырыла. Бәйрәм кунаклары концерт номерлары, Кыш бабайдан Яңа ел конкурслары күрәчәкләр. Ә “Алексеевскдорстрой” һәм “Юеш Көрнәле” командалары арасында узачак хоккей матчы кичәнең кульминациясе булачак.