"Алло, Кыш бабай, "Бердәм Россия" тыңлый!"

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсе башкарма комитеты 26 декабрьдә традиция буенча "Алло, Кыш бабай, "Бердәм Россия" тыңлый!" исемлереспублика акциясендә катнашты.

Акция кысаларында бердәмруслы Кыш бабай 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалардан шалтыратулар кабул итте. Ике сәгать дәвамында балалар телефон аша шигырьләр сөйләделәр, Яңа ел турында җырлар җырладылар, үзләренең теләкләрен әйттеләр. Кыш бабай алар өчен бүләк әзерләгән иде: шалтырата алган беренче 30 бала партия башкарма комитетыннан тәмле призлар алды.

Герман белән Алексей Титовлар, Камилла Степанова беренчеләрдән булып шалтыраттылар. Балалар аңа сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр һәм татлы бүләккә лаек булдылар.

Бу көнне инвалид балалар да игътибарсыз калдырылмады, “Бердәм Россия”  партиясе башкарма комитеты җитәкчесе Мария Шигаева Кыш бабай белән берлектә берничә шундый гаиләгә бардылар, аларда һәр балага тәмле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International