Волонтерлар “Кайгырту” приютында тәрбияләнүче балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

«Форпост» яшьләр үзәге белән эшләү буенча белгеч Лилия Кашапова “Кайгырту” приюты балалары өчен бәйрәмнең ничек узуы турында сөйләде:

– Волонтерлар һәм Алексеевск аграр колледжының «Форпост» яшьләр  хәрәкәтендә катнашучылары ел саен “Кайгырту” приюты балаларын котлыйлар. Бу ел да искәрмә булмады. Алар балалар өчен Кыш бабай һәм Кар кызы белән сәхнәләштерелгән әсәр күрсәттеләр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар һәм биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International